Барлык яңалыклар
Җәмгыять
17 декабрь 2018, 11:06

Уфаның Калинин районында кафе янган

Бүген Уфаның Калинин районындагы Самохваловка авылында Просторная урамы буенча урнашкан бинада янгын чыккан.

Вакыйга урынына тиз арада Башкортстан буенча 22нче отрядның янгын сүндерүчеләре килеп җиткән.
Янгын кафеның бер катлы бинасында чыккан. Янгынны бик тиз сүндергәннәр, һәлак булучылар һәм зыян күрүчеләр юк.
Фото: Башинформ агентлыгы
Читайте нас: