Барлык яңалыклар
Җәмгыять
17 декабрь 2018, 11:07

Кытай вәкилләренә Уфа бик ошаган

Бүген - Русия-Кытай яшьләр кышкы уеннарының беренче ярыш көне. Аерым алганда, "Уфа-Арена” боз сараенда Русия -Кытай хоккей командалары көч сынаша.

Кичә Кытайның хоккей командасы тренеры Лю Вэня тәрбияләнүчеләре башкала комплексы бозында күнегүләр үткәрде.
– Күнегүләр әйбәт узды, боз яхшы, өсте чиста, бу безгә бик туры килә, - дип тәэссоратлары белән уртаклашты команданың тренеры. — Без бу уеннарга даими әзерләндек, бөтен Кытайдан команда җыйдык, 22 уенчы сайлап алынды. Кытай хоккей федерациясе безгә әзерләнергә ярдәм итте. Уфада нинди нәтиҗәгә ирешүебезне карарбыз.
Кытайның Физик культура һәм спорт буенча баш дәүләт идарәсе җитәкчесе урынбасары Ли Цзяньмин журналистларга биргән интервьюсында Уфаның берничә спорт объектында булырга өлгерүе турында сөйләде.
– Алар миңа ошады, шәһәр матур. Республикада кышкы спорт төрләре үсеш алган, — дип билгеләп үтте ул. - Әлегә киләсе уеннарны үткәрү урыннарына кагылышлы мәсьәләне өйрәнәбез. Ярышлар уңышлы узар, яшьләр спорты өлкәсендә хезмәттәшлекне дәвам итәрбез дип өметләнәм.
Фото: Башинформ агентлыгы
Читайте нас: