Барлык яңалыклар
Җәмгыять
17 декабрь 2018, 17:21

Исемен алыштырып, алименттан качып йөргән

Уфада яшәүче 36 яшьлек ир-ат үзенең 1,6 миллион сумлык бурычын түләмәс өчен ике тапкыр исем-фамилиясен алыштырган.

Фәнис Бәдртдинов, үз исеме шулай, беренче тапкыр - Айдар Аллагуловка, ә аннары Марсель Авдеевка әверелгән.
Эз югалтып йөрүченең улы белән кызы өчен алиментлары һәм банкка кредит буенча бурычлары баштан ашкан.
2012 елдан, хатыны белән аерылышканнан соң, ул балалары өчен хезмәт хакының өчтән берен күчереп барырга тиеш булган, тик бер елдан соң аның бу бурычы 530 мең сумга җиткән. Приставлардан качып йөргән ирне хокук саклау органнары аша эзли башлаганнар. Исемен алыштыргач, Фәнис әфәнде кредитлар алудан туктамаган, банкларга 436 мең сумлап бурычы җыелган. Түләнмәгән алиментлары да 690 мең сумга җиткән. Ниһаять, алдакчыны эләктергәннәр. Тиз арада бурычларын түли башламаса, аңа җинаять җаваплылыгы яный.
Фото: dobrozaimov.ru сайтыннан.
Читайте нас: