Барлык яңалыклар
Җәмгыять
14 декабрь 2018, 11:21

Үзәктә – балаларны яклау

Федерация Советының Фән, мәгариф һәм мәдәният буенча комитеты рәисенең беренче урынбасары, Башкортстаннан сенатор Лилия Гомәрова Русиядә Бала хокуклары буенча вәкилләр координацион советының Бөтенрусия утырышы эшендә катнашты. Ул “Балачак унъеллыгы. Агымдагы ел өчен Русиядә Бала хокуклары буенча вәкилләрнең эше йомгаклары” дип аталды.

Лилия Гомәрова чарада катнашучыларны Федерация Советы Рәисе Валентина Матвиенко, Федерация Советының Фән, мәгариф һәм мәдәният буенча комитеты исеменнән саләмләде.
– Гаилә һәм балаларны яклау темасы Федерация Советы өчен өстенлекле бурыч булып тора. Валентина Матвиенко җитәкчелек иткән Балалар мәнфәгатен кайгырту дәүләт стратегиясен телгә алу да җитә. Бу вакыт эчендә күп эшләр башкарылды. Дәүләтнең икътисади, социаль һәм финанс сәясәтен балаларга юнәлтүгә ирешелде. Ятим балалар саны ике тапкыр кимеде. Балалар бакчаларында 1 миллион 360 мең урын булдырылды. Бүген әлеге эш башка документ кысаларында – ил Президенты Владимир Путинның Русиядә Балачак унъеллыгы үткәрү турындагы указына ярашлы дәвам итә. Бала хокуклары буенча вәкилләрнең координацион советын булдыру бу эшне тагын да активлаштырып җибәрде, – диде сенатор.
Үз хәбәрчебез.
Читайте нас: