Барлык яңалыклар
Җәмгыять
14 декабрь 2018, 18:47

Урман шаулап үсә, лесник сатып...

Белорет районында урындагы урманчылык җитәкчесе тоткарланган. Кулга алган вакытта ул аңын югалткан...

38 яшьлек җитәкче урманчылык территориясендә урнашкан агач үсентеләрен законсыз саткан. Русия урман фондына 14,5 миллион сумлык зыян китерелгән.
Түрә үз ихтыяҗлары өчен агач кисү хокукына ия булган берничә кеше белән килешү төзегән. Ул аларга 590 мең сум күләмендә ришвәткә урман кисү хокукы биргән. Өстәвенә, кисүне һич кенә дә контрольдә тотмаган, ә тегеләре кирәгеннән артык агач кискән.
Тоткарланган җитәкчегә карата җинаять эше кузгатылды. Аның эшендә һәм өендә тентүләр узган.
Фото: Рамблер сайтыннан.
Читайте нас: