Барлык яңалыклар
Җәмгыять
14 декабрь 2018, 18:50

Сезгә акча мөһимрәкме, сәламәтлекме?

Социологлар русиялеләрнең Яңа ел төнендә нинди теләкләр теләвен белгән.

Ачыклануынча, ватандашларның иң еш кабатланган теләге – сәламәтлек. Бу хакта респондентларның 30 проценты белдергән. Бу теләк баю хыялыннан өч тапкыр ешрак яңгыраган.
Өченче урында - бөтен дөньяда тынычлык һәм бәхет урнаштыру.
Калганнар иминлек, тотрыклылык тели, үз торагын булдыру, гаилә кору, бала табу турында хыялланучылар да бар.
Шунысы кызыклы: хатын-кызлар күбрәк сәламәтлек турында хыялланса, ир-егетләр акча табу теләге белән яна.
Әлеге сораштыру илнең 291 торак пунктында үткәрелгән.
Фото: Газета.ру
Читайте нас: