Барлык яңалыклар
Җәмгыять
14 декабрь 2018, 17:30

Ә сез бурычларыгызны түләдегезме?

11-19 декабрьдә район территориясендә административ хокук бозган өчен штраф түләмәүчеләрне ачыклау буенча "Бурычлы" комплекслы профилактика чарасы үткәрелә.

Русия Эчке эшләр министрлыгының Благовар районы буенча бүлек хезмәткәрләре һәм суд приставлары эше бу көннәрдә законда каралган срокта административ штраф түләмәүчеләрне ачыклауга һәм административ җаваплылыкка тарттыруга юнәлтеләчәк.

Хокук бозучыларның күбесе үз гаебен таный һәм законда каралган срокта штрафларын түләргә тырыша. Әмма, шул ук вакытта, административ штрафны түләмәү Русия Федераиясе Административ хокук бозулар турында кодексның 20.25 мәддәсенең 1 өлешендә каралган икенче хокук бозуга китерүен аңламаучы гражданнар да бар.

"Бурычлы" операциясе турында җентеклерәк гәзитнең басма санында укыгыз.

Ирина МАКСИМОВА.
Читайте нас: