Барлык яңалыклар
Җәмгыять
14 декабрь 2018, 11:06

Рецептларны фельдшер язачак

Узган атнада "Сәламәтлек сәгате"ндә республика Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров фельдшерларның "больничный"лар һәм даруларга рецептлар бирү мәсьәләсен хәл итәргә кушкан иде.

Болар барысы да ерак авылларда яшүчеләр район дәваханәләренә интегеп килеп йөрмәсен, ә урындагы ФАПлардан ала алсын өчен эшләнде.
Бүгенге "Сәламәтлек сәгате"ндә сәламәтлек саклау министры вазыйфасын башкаручы Рафаэль Яппаров, министрлык фельдшерларга рецепт язуны рөхсәт итүче аерым приказ чыгармаячак, моны урындагы медицина оешмасы дәрәҗәсендә хәл итәргә мөмкин, диде.
Шулай ук льготалы дарулар белән тәэмин итү мәсьәләсе дә хәл ителә.
Фельдшерлар тарафыннан "больничный"лар бирү турында карарны да медицина оешмасы җитәкчесе чыгарачак.
Бүген республикада 162 фельдшер даруларга рецептлар яза.
- Фельдшерлар рецепт язарга тиеш, дип исәплим. Бу бик күп районнар өчен уңайлы булачак. Бүген Белорет, Баймак, Стәрлетамак районнарында рецептлар язалар икән, ни өчен башка районнарда моны эшләмәскә? Эшләргә кирәк, - диде Радий Хәбиров.
Ул 14 февральдә шушы мәсьәлә буенча отчет тотарга кушты.
Фото: Газета.ру
Читайте нас: