Барлык яңалыклар
Җәмгыять
14 декабрь 2018, 16:20

Президент грантлары җиңүчеләре өчен семинар үтәчәк

Башкортстан иҗтимагый оешмалары тарафыннан Президент грантларын алу -- социаль яктан әһәмиятле проектларны тормышка ашыруга төбәккә җәлеп ителгән өстәмә федераль акчалар гына түгел, республикабызның брендын алга этәрү дә.

2018 ел йомгаклары буенча әлеге конкурсларда җиңүчеләр арасына Башкортстанның коммерцияле булмаган 87 оешмасы керде, республикага җәлеп ителгән федераль акчаларның гомум күләме 93 миллион сумнан артык тәшкил итте.
25 декабрьдә Башкортстан Иҗтимагый палатасы Аппаратының ресурс үзәге 2018 елның Президент грантлары җиңүчеләре өчен семинар үткәрә.
Программада финанс һәм аналитик исәп-хисап буенча спикерларның, шулай ук муниципаль берәмлекләр хакимиятләренең җиңүчеләр – коммерцияле булмаган оешмалар белән хезмәттәшлеге турында чыгышлары каралган. Анда республика Иҗтимагый палатасы вәкилләре, шулай ук, Президент грантлары конкурсларында җиңүчеләр чыгыш ясаячак.
Чара түбәндәге адрес буенча узачак: Уфа шәһәре, Пушкин урамы, 95. Башлана 16 сәгатьтә.
Фото: ("Башинформ" сайтыннан).
Читайте нас: