Барлык яңалыклар
Җәмгыять
14 декабрь 2018, 18:49

Диспансерлаштыруны бер көндә үтеп була!

Халыкны диспансерлаштыру 2013 елдан башланды. Күпләр аны үтте дә инде. Ләкин бу тикшеренү бик азларда гына уңай фикер калдырды шикелле. Һәр табиб кабинетына, анализлар тапшыруга көн буе чиратларда утыру кемгә ошар? Өстәвенә, барысын да бер көндә генә үтеп бетереп тә булмый. Ә менә Уфаның 32нче поликлиникасында хәлне яхшы якка үзгәрткәннәр. Биредә хәзер диспасерлаштыруны бер көндә чиратсыз һәм ыгы-зыгысыз гына үтеп була.

Поликлиниканың баш табибы Нәүфәл Кудашев әйтүенчә, бер көндә эшне бетерү өчен пациент әзерлек белән килергә тиеш. Әзерлек бары тик иртән ашамаудан, ягъни ач килеш килүдән гыйбарәт. Диспансерлаштыру үтәргә килгән кеше поликлиникага керү белән инфоматтагы бер төймәгә генә баса һәм талон ала. Шул талон белән тиешле тәрәзәгә бара һәм аңа диспансерлаштыру маршруты төзелгән кәгазь бирәләр. Шул маршрут буенча кеше чиратларда тормыйча анализлар тапшырып, тиешле кабинетларны үтеп чыга. Бу эш төш вакытына бетә дә.
Билгеле, анализлар тиз генә әзер була алмый. Шуңа кеше, өенә кайтып, ашап, хәл алып килергә мөмкин. Төштән соң аңа терапевтка гына керергә кирәк. Анда инде аны барлык тикшеренү, анализлар нәтиҗәләре белән табиб көтеп тора. Барысы да тәртиптә икән, шатланып кайтып китәсең. Ниндидер өстәмә тикшеренүләр кирәклеге ачыкланган икән, шунда юнәлтәләр.
Бу кадәр дә уңайлы булмас, әкияттер бу, дисезме? Һич алай түгел, дип ышандыралар 32нче поликлиникада. Бу тәҗрибәне алар инде 2016 елдан куллана. Халыкка бик ошаган, диспансерлаштыруга килүчеләр арткан. Мәсәлән, быел аларда 8743 кеше диспансерлаштыру үткән. План тулысы белән үтәлгән, дигән сүз.
– Үзенең сәламәтлеген кайгырту кешенең гадәтенә керергә тиеш, – ди профилактика бүлеге мөдире Альбина Шубина. – Нәрсәдер авырта башлаганны көтмәскә, тикшеренеп торырга кирәк. Бу күп авыруларны кисәтергә, вакытында ачыкларга, вакытны һәм акчаны экономияләргә ярдәм итә.
Диспансерлаштыруны кемнәр үтә ала? Яше төгәл өчкә бүленүче кешеләр. Мәсәлән, 30, 42, 45 һәм башкалар. Әлбәттә, медицина тикшеренүен теләгән һәркем үтә ала. Ләкин бу елда диспансерлаштыру төркеменә кермәгән кешеләр эшне башта терапевт кабинетыннан башлый.
Диспансерлаштыру сәламәтлекне контрольдә тоту, тормыш сыйфатын яхшырту һәм үлем очракларын киметү өчен бик мөһим. Аңа һәркем җитди карарга тиеш.
Фото: bashtelemed.ru
Читайте нас: