Барлык яңалыклар
Җәмгыять
14 декабрь 2018, 11:19

“Айныклык рейтингы”нда без ничәнче?

Кызганычка каршы, узган елдагы белән чагыштырганда, арткарак күчтек.

Илдә “Төбәкләр аеклыгы рейтингы” чираттагы эксперт-аналитик тикшеренүенә йомгак ясалды. Көтелгәнчә, лидерлар исәбендә Кавказ республикалары: Чечня, Ингушетия, Дагстан. Эчми торган биш төбәк арасына Карачай-Черкес һәм Кабарда-Балкар республикалары да кергән. Соңгы урыннарда Ненец автономияле округы, Магадан һәм Чукотка урнашкан, аларда эшләр хөрт тора. Зәмһәрир салкыннарда төньяк халкы исерткеч эчемлекләр белән җылынырга ярата.
Башкортстан рейтингта 32нче урынны алган. 85 төбәк арасыннан. Күршеләр белән чагыштырганда, әллә ни начар күрсәткеч түгел. Мәсәлән, Татарстан — 42нче, Свердловск өлкәсе — 38нче, Чиләбе 49нчы урыннарны били. Ырынбурлылар гына безне узып киткән, алар 22нче урында урнашкан.
Башкортстанга килгәндә, якташларыбыз өчен сөенсәк тә була торгандыр, ни дисәң дә, рейтингның беренче яртысындабыз, ләкин, узган елдагы белән чагыштырганда, ике позициягә түбән тәгәрәү күңелне кыра. Ә инде 19нчы урында булган 2015 елны искә төшерсәк, елыйсылар килә башлый.
Рейтинг ничек төзелә? Аның төп бурычы бәйсез һәм объектив рәвештә алкогольгә каршы чынбарлыктагы сәясәтне, шулай ук, аның нәтиҗәләрен бәяләү. Асылда, бу рейтинг Русия төбәкләре башлыкларының гражданнарын алкоголь янавыннан яклау буенча башкарылган эшенә җәмәгать экспертизасы булып тора.
Рәсми мәгълүматлар буенча, быел Башкортстанда спиртлы эчемлекләрдән агулану күрсәткече 100 мең кешегә 13,4 тәшкил итә. Бу узган елдагыдан 4,2гә күбрәк. Барыннан да ешрак алкоголь белән Стәрлетамак шәһәрендә һәм районында, Дүртөй­ледә, Стәрлебаш һәм Яңавыл районнарында агуланалар. Уфа шәһәрендә, Уфа, Федоровка, Караидел, Туймазы һәм Краснокама районнарында хәлләр азга гына яхшырак. Метил спирты һәм метанол, шулай ук ялган аракы белән агулану очраклары арта.
Башкортстанга килгәндә, якташларыбыз өчен сөенсәк тә була торгандыр, ни дисәң дә, рейтингның беренче яртысындабыз, ләкин, узган елдагы белән чагыштырганда, ике позициягә түбән тәгәрәү күңелне кыра. Ә инде 19нчы урында булган 2015 елны искә төшерсәк, елыйсылар килә башлый.
Бәлки, эш республикада теләсә кайсы көнне аракыны бернинди чикләүсез табып булудадыр? Лидерлыкка чыккан республикаларда спиртлы эчемлекләр я бөтенләй сатылмый, я аларны сатуга ныклы чикләүләр куелган. Чечня белән Ингушетиядә, мәсәлән, җәмәгать туклануы биналарының берсендә дә спиртлы эчемлекләр сатылмый. Дагстанда алкогольне мөселманнар өчен изге булган Рамазан аенда һәм Балаларны яклау, Яшьләр, Белем, Соңгы кыңгырау көннәре кебек бәйрәмнәрдә сатып алу мөмкинлеге юк. Бурятиядә, Алтайда һәм Адыгеяда мондый чикләүләр Шәһәр көнендә гамәлдә.
Ә менә Башкортстанда алкоголь Соңгы кыңгырау көнне генә сатылмый. Дөрес, республикада спиртлы эчемлекләр сату урыннары чикләнгән: балалар бакчалары, мәктәпләр, техникумнар һәм югары уку йортлары, шулай ук мәчетләр янында аларны сатарга ярамый.
Ләкин, күрүебезчә, бу чаралар гына тиешле нәтиҗәне бирми. Рейтинг буенча артка тәгәрибез. Монда барыбызга да уйланырга, ә тиешле хезмәт­ләргә катгый чаралар күрә башларга урын бар.
Читайте нас: