Барлык яңалыклар
Җәмгыять
14 декабрь 2018, 18:22

Авылларда каз өмәләре гөрли

Җирдә чатлама салкыннары, күз ачкысыз бураннары белән кыш хакимлек итә. Тәүге ае җитүен дә көтеп тормый, ул бар тирә-якны акка күмергә өлгерде.

Ә авылда яшәүчеләр шуны гына көтте дә. Салкыннар җитү белән терлекләрне һәм йорт кошларын күпләп суя башлады. Авылда яшәүчеләр бу эшне матур бәйрәмгә әйләндерә. Татарларда һәм башкортларда бу җәһәттән өмәләр үткәрү гадәте яшәп килә.

Мондый матур бәйрәм, күңелле мәшәкать Иске Күчәрбай авылында яшәүче тынгысыз һәм эшсөяр Айрат һәм Фәнүзә Бикмәевлар гаиләсендә дә үтте. Алар менә 10 ел инде сату өчен казлар һәм күркәләр үстерә. Шушы вакыт эчендә зур тәҗрибә туплаганнар, кош итен сату өчен элемтәләр булдырганнар.

— Быел, үз көчебезгә һәм тәҗрибәбезгә ышанып, 200 баш каз һәм 100 баш күркә үстерергә булдык. Элекке елларда йорт кошлары саны күпкә азрак иде, — ди хуҗабикә. — Казларны ике көн дәвамында суеп, йолкып беттек. Ел саен өмә оештырабыз. Туганнар, күршеләр, дуслар ярдәмгә килә. Быел да эшне бергә, тату башкардык. Гомумән алганда, егермегә якын кеше уртак тырышлык салды.

Тиздән Бикмәевлар гаиләсе күркә суюга керешәчәк. Аларның ите дә зур сорау белән файдалана. Аеруча яңа ел табынына сатып алалар.

Мәкалә герое әйтүенчә, алар тәүлеклек каз һәм күркә бәбкәләре сатып ала, кошларның эре булмаган, уртача токымына өстенлек бирәләр. Мәсәлән, быел казларның итальян токымын үстергәннәр, авырлыгы 4-5 кг. була. Аларны сатуы да җиңел. Гәрчә берничә ел инде кош итен сату белән үзләре шөгыльләнмәсә дә. Күмәртәләп сатып алучыга тапшыруны кулай күрәләр.

Йорт кошларын карау-тәрбияләү эше күпчелек Фәнүзә ханым иңенә төшә, чөнки ул көн дәвамында өйдә, ә гаилә башлыгы “Башкир-агроинвест” ҖЧҖнең Күчәрбай бүлендегендә ферма мөдире булып эшли. Балалары үсеп җиткән. Кызлары Алсу тормышта, Артур — БДУ студенты, булачак программист. Буш вакытларында алар да әти-әниләренә йорт эшләрендә ярдәмләшә.

Мондый тырыш, матур гаиләләр теләсә нинди авылның күрке һәм горурлыгы булып тора. Алардан үрнәк алалар, тиңләшергә тырышалар, авыл тормышы күпчелек аларга бәйле. Бикмәевлар кебекләр мөмкин кадәр күбрәк булсын иде дип телисе килә.

Айсылу ХӘСӘНОВА.

С.Константинов фотосы.
Читайте нас: