Барлык яңалыклар
Җәмгыять
14 декабрь 2018, 16:23

Авыл биләмәсе башлыгы йортсыз калырмы?

Мөлкәт законсыз рәвештә рәсмиләштерелгән булган.

Әбҗәлил районында хокук саклау органнары суд аша элекке авыл хакимияте башлыгының хатыны исеменә рәсмиләштерелгән мөлкәтне кире кайтара.
Тикшерү барышында шулар ачыкланган: 2015 елда хакимият башлыгы рөхсәте һәм ялган белешмә нигезендә Магнитогорск шәһәре янындагы авылда 4,5 сутый җир һәм андагы ике фатирлы йортның яртысы законсыз рәвештә аның хатыны исеменә күчкән. Муниципаль берәмлеккә 800 мең сум зыян салынган.
Әлеге очрак буенча җинаять эше ачылган. Җир участогы, йорт, "Т-40" тракторы, «Лада Гранта», «Жигули» машиналарына, «Иж» мотоциклына арест салынган. Нәфесеңне тыймасаң, шулай да була ул...
Фото: Bashinform.ru
Читайте нас: