Законны үзгәрешсез калдыру өчен сораштыруда катнашучы-ларның 21 проценты чыгыш ясый. Социологлар, шулай ук, спиртлы эчемлекләр куллануның кире яклары турында да белешкән. Респондентлар барысыннын да ешрак аерылышуларны (44 процент), эшсез һәм тораксыз калуны (42 процент), көнкүрештә имгәнүләрне (39 процент) һәм юл-транспорт вакыйгаларын (38 процент) атаган. Сораштыруда катнашучыларның 33 проценты алкогольне җинаять-челек арту сәбәбе дип исәпли.