Барлык яңалыклар
Җәмгыять
13 декабрь 2018, 11:46

Яшә, Торатау!

«Торатау» геопаркын булдыру Башкортстан шиханнарын саклап калырга мөмкинлек бирәчәк, ди республика Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары вазыйфасын башкаручы Илшат Тажетдинов.

Аның фикеренчә, бу - эзмә-эзлекле һәм төпле уйланылган карар.
«Янгантау» белән беррәттән, бу республикада икенче геопарк булачак. Аның максаты — ЮНЕСКО ярдәмендә шиханнарны популярлаштыру, аларны дөньяга таныту.
Шундый туристик-рекреацион зона республика өчен куәтле үсеш ноктасы булырга, туризмны, эшкуарлыкны үстерү өчен киң мөмкинлекләр ачарга тиеш. Гомумән, шушы табигать һәйкәлләрен нәтиҗәле сакларга мөмкинлекләр ачыла.
Шуның белән бергә, Стәрлетамак һәм Ишембай районнары сәнәгать инфраструктурасын һәм эш урыннарын саклап кала», — диде Илшат Тажетдинов.
Фото: "Башинформ"
Читайте нас: