Барлык яңалыклар
Җәмгыять
13 декабрь 2018, 17:03

Яңа ел чыршысында иң сәләтлеләр катнаша

Мәскәүгә республиканың балалар йортларыннан 15 тәрбияләнүче китә.

24 декабрьдә Мәскәүдә узачак Яңа ел чыршысында республика балалар йортларында тәрбияләнүче 15 бала катнашачак. Бу чара Русия Мәгариф министрлыгы тарафыннан ятим һәм караучысыз калган балалар өчен оештырыла.
Чыршы бәйрәмендә катнашу өчен республиканың 11 балалар йортыннан укуда алдынгы, конкурсларда, олимпиадаларда җиңүче иң сәләтле 10-14 яшьлек укучылар сайлап алынды. Алар Мәскәү шәһәре буенча экскурсиядә дә булачак, “Танышу киче”ндә һәм Яңа ел дискотекасында катнашачак.
Шулай ук, укучылар “Океанариум”ны күрәчәк һәм бозда башкарылачак “Аленький цветочек” дип аталган шоуны караячак.
Фото: Социаль челтәрләрдән
Читайте нас: