Барлык яңалыклар
Җәмгыять
13 декабрь 2018, 11:43

Укытучыларның премиясенә хуҗа булган

Мәктәп бухгалтеры 900 мең сумга якын акчаны үз кесәсенә салган.

Түбән Новгород буенча Русиянең Тикшерү комитеты Уренский районының бер мәктәбендә эшләүче бухгалтерга карата җинаять эше кузгаткан. Ханым 879 мең сум акчаны үзләштерүдә гаепләнә.
Тикшерү күрсәтүенчә, 2013 елның гыйнварыннан 2015 елның августына кадәр педагогларга түбән хезмәт хакы түләгәннәр. Фараз ителүенчә, ведомостьта укытучыларның эш хаклары премиясез генә күрсәтелгән, ә аерманы бухгалтер үзенә үзләштереп барган.
Шуңа карамастан, район хакимиятенә барлык премияләрнең дә педагогларга вакытында түләнүе турында җиткереп торган.
Фото: Old.takt-tv.ru
Читайте нас: