Барлык яңалыклар
Җәмгыять
13 декабрь 2018, 17:18

Уфада йорт җимерелә...

36 гаиләне ашыгыч рәвештә әлегә кунакханәләргә күчерәләр.

Сипайлово бистәсенең Жуков урамында күзгә күренеп йорт ишелә. Анда яшәүчеләр әйтүенчә, аның стеналары халык күченгәч тә, ягъни 1988 елда ук яргалана башлаган.
Ике йорт арасында күтәрелгән күпкатлы торак моннан 5 ел элек, 2013 елда авария хәлендә дип табылган. Бүген биредә яшәү халыкка куркыныч һәм зур хәвеф тудыра. Стеналар, тәрәзә рамнары шартлап ярыла. 20 декабрьгә кадәр биредә яшәүче барлык халыкны күчереп, ишекләрне берсе дә керә алмаслык итеп ябып куячаклар.
5нче подъездда яшәүчеләр, бөтенләй фатирсыз калырбыз, дип борчыла. Аларны йорттан бернинди документсыз чыгаралар. Шулай да район хакимияте шундый ук квадрат метрлы торак бирәчәкләрен вәгъдә итә.
Фото: Фото: ГОРОБЗОР.РУ
Читайте нас: