Барлык яңалыклар
Җәмгыять
13 декабрь 2018, 11:45

Мәктәптә укучылар газдан агуланган

8 укучыны ашыгыч ярдәм машинасында озатканнар.

Бүген иртән коткаручылар хезмәтенә Уфаның Дим районындагы бер мәктәбендә 10нчы сыйныф укучысының икенче катның коридорында газ баллончыгы сиптерүе туында хәбәр итәләр.
Шунда булган укучылар тын алуы авырлашуга, күзләре яшьләнүгә зарлана башлый.
Нәтиҗәдә, 15 бала медпунктка мөрәҗәгать итә. Медицина хезмәткәрләре сигез укучыны, “ашыгыч ярдәм” чакыртып, дәваханәгә озата.
Газ баллончыгы белән шаярган укучының әти-әнисенә полиция хезмәткәрләре алдында җавап тотарга туры киләчәк.
Фото: Mkset.ru
Читайте нас: