Ишембайда ритуаль салон директорына үлүчеләр турында хәбәр итеп торган ике полиция хезмәткәре суд алдына басачак. Бу хакта "Башинформ" мәгълүмат агентлыгы яза.
2015-17 елларда Эчке эшләр бүлегенең оператив дежурные һәм аның ярдәмчесе "Память" ритуаль салоны директорына яңа үлем-китемнәр турында хәбәр итеп торганнар. Моның өчен эшкуар аларның картасына меңәр сум акча күчергән. Нәтиҗәдә, оператив дежурный - 80 мең 500, ә аның ярдәмчесе 48 мең 500 сум акча "эшләгән".
Полиция хезмәткәрләрен эштән азат иткәннәр, алар суд алдына басачак.