Барлык яңалыклар
Җәмгыять
13 декабрь 2018, 11:37

Җинаять — виртуаль, төрмә — реаль

Бер егет Интернетта балигъ булмаган кызның шәрә фотоларын урнаштыра. Егеткә әле 18 яшь тула гына, ләкин ул 2,5 елын катгый режимлы колониядә үткәрәчәк.

Ул үзе Волгоградта яши һәм Интернет аша Калугадан бер кыз белән языша башлый. Шул вакыт кызның аватаркасындагы фотосы чын булмавы ачыклана.
Бу алдашу егетнең ачуын китерә һәм ул кызны тәүбә иттерергә була: аның шәрә фотоларын, аккаунтының логинын һәм паролен сорап ала да, кызның битенә фотоларын урнаштырып: “Сәгатенә 1000 сум алам” дип язып куя.
Ачыклануынча, кызга бу вакытта 12 яшь тулмаган була. Егеткә “Сексуаль характердагы көч куллану гамәлләре” мәддәсе буенча 2,5 ел төрмә “чәпиләр”.
Юкка гына балалар социаль челтәрләрдә барысы да рөхсәт ителгән дип уйлый. Юк шул, аның өчен дә иркең белән хушлашырга туры киләчәк.
Фото: Газета.ру
Читайте нас: