Барлык яңалыклар
Җәмгыять
13 декабрь 2018, 17:14

"Хакны төшерегез! Халык бу кадәр түли алмаячак."

Республика Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров көнкүреш калдыкларын чыгару өчен түләүне киметергә кушты.

Моңа кадәр түбәндәге нормативлар аталган иде: күпфатирлы йортта яшәүче бер кешегә елына 2,6 кубометр чүп-чар, шәхси йортта исә 3,7 кубометр калдык җыела.
Гомумрусия халык фронтының Башкорстандагы экспертлары моның белән килешми.
- Авыл халкы өчен бу нормативлар күрше өлкәләрдә түбәнрәк, - ди алар. - Әйтик, Татарсанда ул шәхси йортларда яшәүчеләр өчен - 2,09, Чиләбе өлкәсендә 1,6 кубометр тәшкил итә. Әлеге нормативларны исәпләп чыгарганда шәһәр янындагы затлы коттеджларда яшәүчеләр дә, төпкел авылларда гомер итүчеләр дә бер калыпка салынды, Уфа һәм Салават шәһәрләре янында яшәүчеләрнең көнкүреш калдыклары исәпкә алынды. Ә бу тоташ республика турында тулы, дөрес мәгълүмат бирә алмый.
Фото: BNEWS сайтыннан
Читайте нас: