Барлык яңалыклар
Җәмгыять
12 декабрь 2018, 12:07

Рөстәм Хәмитов "Башнефть"тә күпме хезмәт хакы алачак?

Рөстәм Хәмитов "Башнефть"нең Директорлар советында күпме хезмәт хакы алачак?

Проект положениесе буенча, аның һәр әгъзасына акча тиеш булачак. Аның күләме акционерларның еллык җыелышында 14 декабрьдә билгеләнергә тиеш.
Шушы ук җыелышта Рөстәм Хәмитов Директорлар советы әгъзасы итеп сайланырга мөмкин. Сайлана калса, аерым положение белән аңа 9,6 миллион сум еллык хезмәт хакы билгеләнәчәк. НДФЛын алып ташлап, унике айга бүлсәң, аена 700 мең сумга якын акча килеп чыга.
Рөстәм Хәмитов Директорлар советына республикадан җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры вазыйфасын башкаручы Олег Полстовалов белән бергә сайланачак. Ләкин Полстовалов дәүләт хезмәтендә булганга күрә, аңа хезмәт хакы тиеш түгел. Ә менә республика әһәмиятендәге гап-гади пенсионер Рөстәм Хәмитовка ул тиеш.
Хәер, ул акчадан баш тарта ала. Бу да положение белән каралган.
Фото: Безформата
Читайте нас: