Барлык яңалыклар
Җәмгыять
12 декабрь 2018, 16:16

Онкология диспансерының яңа корпусы тиздән ишекләрен ачачак!

Онкология – йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан соң үлем очраклары сәбәпләренең икенчесе. Шуңа медицинаның бу тармагы җитди игътибар таләп итә. Шушы көннәрдә республика онкология диспансерына заманча җиһазлар кайтуы сөенечле вакыйга булды.

Туктаусыз эшли алучы кан туңдыру җайланмасын диспансерга CyberPower компаниясе бүләк иткән. Трансфузиология кабинеты мөдире Юлия Шадрина бу җиһазның дәваханә өчен бик мөһим булуын билгеләде. Җайланма канны ашыгыч ярдәм өчен һәрчак кирәкле температурада сакларга ярдәм итә. Хәтта электр системасы сафтан чыкса да, җайланма эчендәге канның температурасы үзгәрми.
Компаниянең маркетинг буенча директоры Татьяна Проворова бердәм челтәр аша барлык җиһазларны күзәтеп, контрольдә тотуның бик уңайлы икәнлеге турында сөйләде.
Баш табибның дәвалау буенча урынбасары Рөстәм Әюпов эшнең күп юнәлешләр буенча алып барылуын әйтте. Әлеге көндә диспансерда 640 урын бар. Әлбәттә, биредәге шартларны яхшы ук дип әйтеп булмый. Иске бина, чиратлар күп. Ел саен 17 меңнән артык онкология белән авыручы ачыклануын исәпкә алсак, яңа заманча бина кирәклеге көн кебек ачык. Шунысы куанычлы: киләсе елда яңа корпусның әзер булачагына өмет зур, бу хакта төзелешнең баш инженеры Тәбрик Нигъмәтуллин сөйләде.
– Бинаны билгеләнгән вакыттан алда, киләсе елның октябрендә үк тапшырачакбыз, – дип ышандырды Тәбрик Тимерҗан улы. – Бина инде төзелеп беткән. Эчке эшләр тәмамлану алдында. Моңа төгәл билгеләнгән эш планы, яхшы белгечләр белән ирешә алдык.
Тугыз катлы яңа корпусның беренче өч катын поликлиника биләячәк. Ятып дәвалану өчен 240 урын каралган. Әлбәттә, ул күп ягы белән иске бинадан аерылачак. Иң мөһиме – халык сәламәтлеге яхшырсын.
Фото: Ләйсән Якупова фотосы
Читайте нас: