Барлык яңалыклар
Җәмгыять
11 декабрь 2018, 11:16

Сабый кайнар суга егылган...

Мишкә районында башка сыймаслык фаҗига.

8 декабрьдә бер гаиләгә зур кайгы килгән. 3 яшьлек малай уйнап йөргән җиреннән чиләк белән торган кайнар суга егылган...
Бала Уфа шәһәрендә яшәгән. Аны Мишкә районына туганнарына кунакка кайтарган булганнар. Малай уйнап йөргән җирдән бәлагә тарый. Кызганычка каршы, бу вакытта ул өлкәннәр игътибарында булмый.
Бөре үзәк дәваханәсе табиблары баланың гомере өчен көрәшә. Тик авыр тән пешүе алган малайны коткарып калу мөмкин булмый...
Фото: Sensacionalista.com.br
Читайте нас: