Барлык яңалыклар
Җәмгыять
11 декабрь 2018, 11:44

Изге эш җирдә ятып калмый

Дүсмәт авылы зиратының начар хәлгә килеп искерүен күреп, анда җирләнгән газизләребез өчен йөрәк сыкрый иде. Һәм, шөкер, депутат буларак, Күчәрбай авыл Советы сессиясендә әлеге мәсьәләне хәл итү турында сүз кузгаткач, тиз көннәрдә булмаса да, 1 ел эчендә президент акчасы бүленде.

Бу хәбәрне алгач, шатлануларымның чиге булмады. Авыл биләмәсе башлыгы Радик Рәүф улына рәхмәтләр укый-укый, ике дә уйлап тормыйча, элекке күршем Равил абый Фәрхетдиновка мөрәҗәгать иттем. Авылда бит һәркем уч төбендәге кебек, менә Равил абыйның да уңганлыгын, уйлап эш итүен, башлаган эшне һичшиксез азагына җиткерәчәген белеп торам. Ул берсүзсез ризалашты. Үзенең дә әрвахлар өчен җаны әрнеп йөргәндер, күрәсең. Хатыны Фәйрүзә апа белән, һәр эш планын киңәшләшеп, төгәл исәбен алып барып, акчаны тегесенә-монысына дөрес тотынып, эшне җайга салдылар. Ә алда безне бетмәс-төкәнмәс эш көтә иде... Күпме кәгазь эше, материаллар кайтару, аннары тәртип белән элекке зират коймасын сүтү, түгү, торбаларын буяу, заманча итеп капкалар кую һ.б. Һәр эшне уртага салып, үзара киңәшләшеп башкардык.

Бу изге эштән яшьләр дә читтә калмады. Бер сүз белән әйткәндә, эшкә вакытыбызны да, көчебезне дә кызганмадык.

Шунысы куанычлы, безнең авыл халкы нинди эшкә дә дәррәү кузгалып өйрәнгән. Мин бигрәк тә яшьләргә соклануымны яшерә алмадым. Мисал өчен агалы-энеле Ирек һәм Илмир Шәрәфетдиновлар, Салават һәм Хәниф Гаскәровлар, Рифнат Гыйззәтуллинны мактап телгә алыр идем.

Дүсмәттә туып үскән урта яшьтәгеләрдән Фәзит һәм Шамил Сәрвәровлар, Роза Вилданова, Рәсимә Корбанова, Гөлсем Мөхәммәтьярова, Нәсимә Шәрәфетдинова, Әфган сугышы ветераны Әлиф Мөхәммәдиев (кызганыч, бүген ул арабызда юк инде), Фәнүз Кәбиров, Тимерҗан Хәйретдиновны билгеләп үтәргә телим. Хәтта район үзәгендә яшәүче Миңнегаян абый Хәйретдинов та кайтып ярдәмләште.

Һәрвакыт уңганлыклары белән аерылып торган авылыбыз киленнәре Нәзирә Гаскәрова, Дилә Гыйззәтуллина, кызы Илмира, Гүзәл Хәйретдиновага, Дүсмәттә яшәмәсәләр дә, ярдәм кулы сузган кияүләр Фердинант Мөхәммәтьяров, Фәнүр Зарифуллин, Вазыйх Сәрвәровка ихлас рәхмәт сүзләре әйтәсе килә.

Шулай ук Әрәмә авылында яшәүче Нургиз Абдракипов, Алик Абдулхаков (генератор белән тәэмин итте), Фәһит Арсланов (ябыштыру эшләрен башкарды), Булат Абдулхаков (тракторы белән чүп түгүдә эшләде) ярдәмгә килде. Мәсгутбай Сәетназаров капкага айны ябыштыру теләге белдерде, хатыны Дамира да зур ярдәм күрсәтте.

Халыктан өстәмә акча җыюбыз да бик ярап куйды, акча бирүчеләрнең барысы да Аллаһы рәхмәтендә яшәсен.

Шулай итеп, кызу урак чоры булуга карамастан, төрле эш кешеләре вакыт табып, 1 ай эчендә эшне тәмамлап та куйдык. 16 октябрьдә йомгак ясадык, бер-беребезгә рәхмәт сүзләре әйттек, хәзрәт Айбулат аятьләр укып дога кылды, авыл биләмәсе башлыгы барысына да рәхмәт әйтеп чыгыш ясады, ветераннар советы рәисе Әнисә апа Йосыпова да эшләүчеләргә ихлас теләкләрен җиткерде, шулай ук өлкәннәр исеменнән Зәлифә апа Буранбаева сүз тотты. Алдагы елда Хәтер көне оештырып, зират тирәли чыршы агачлары утыртырга сөйләштек.

Авылдашларга мөрәҗәгать итеп шуны әйтәсе килә, Ходай Тәгалә безне ярдәменнән ташламасын, исәннәрнең – кадерен, үлгәннәрнең каберен белеп яшик.

Альмира Сәрвәрова, Күчәрбай авыл Советы депутаты.
Читайте нас: