Барлык яңалыклар
Җәмгыять
11 декабрь 2018, 11:08

"Халык мәнфәгатен яклауга киләчәктә дә җитди караячакбыз"

"Илнең иң зур сәяси партиясе әгъзаларының бер мәйданга җыелуы күп мәсьәләләргә ачыклык кертте".

Бүген "Бердәм Русия" партиясенең XVIII съездына багышланган матбугат конференциясе үтте. Аны партиянең төбәк бүлекчәсе секретаре Константин Толкачев алып барды.
- 7-8 декабрьдә Мәскәүдә "Бердәм Русия" партиясе съезды булды. Анда Башкортстаннан ике дистәдән артык кеше катнашты. Республика делегациясен Башкортстан Башлыгы вазыйфасын башкаручы Радий Хәбиров җитәкләде. Съездның пленар утырышында Русия Президенты Владимир Путин да катнашты.
"Бердәм Русия" - иң зур сәяси партия. Без 2 миллионнан күбрәк кешене берләштерәбез. Шуңа да без халыкның хокукын һәм аларның мәнфәгатьләрен яклауга җитди карарга тиеш, - диде Константин Борисович.
Съездда әйтелгән һәр мәсьәлә бүген депутатлар корпусында тикшерелә. Бу халык мәнфәгатен яклауга кайтып кына калмый, партиянең эшчәнлеге дә камилләштерелә.
Фото: Гөлия Гәрәева фотосы.
Читайте нас: