Барлык яңалыклар
Җәмгыять
11 декабрь 2018, 11:14

Бүләккә чәчәк гафу ителәчәк

Русия Дәүләт думасына укытучыларга һәм табибларга бүләк бирүне чикләүче ике закон проекты кертелгән.

Русия укытучыларына һәм табибларына чәчәктән һәм канцелярия товарларыннан тыш бүләк алуны тыярга мөмкиннәр.
Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгыннан белдерүләренчә, мондый кагыйдәләр Русиянең кайбер түрәләренә карата эшли инде. Хәзерге закон нигезендә укытучы һәм табибларга бәясе өч мең сумнан арткан бүләк бирү тыела.
Тәкъдим ителгән закон проектлары кабул ителгән очракта, табиблар һәм укытучылар кыйммәтле бүләкләр тәкъдим ителү яисә алыну турында җитәкчелеккә хәбәр итәргә тиеш булачак. Канунны бозган өчен эшләреннән алырга да мөмкиннәр. Яңа кагыйдәләрне башка дәүләт оешмаларына тарату тәкъдиме дә бар.
Фото: Газета.ру
Читайте нас: