Барлык яңалыклар
Җәмгыять
10 декабрь 2018, 17:40

Яңа елда – яңа түләүләр!

1 гыйнвардан Башкортстанда балалар бакчасы өчен ата-аналар түләве күләме үзгәрәчәк. Бу хакта республиканың Мәгариф министрлыгында хәбәр иттеләр.

Яңа елда мәктәпкәчә учреждениеләрдә тәрбияләнүче балалар өчен түләүнең уртача күләме 1 мең 617 сум тәшкил итәчәк.
Төрле муниципалитетларда бу сумма бераз аерыла ала, чөнки ул аларның һәркайсы өчен аерым билгеләнә. Түләүне киметүгә компенсация түләүләре күләме бу суммадан чыгып исәпләнә.
Ата-аналар балалар бакчасына түләү өчен компенсациягә хокуклы. Балалар бакчасына йөргән бер балага түләнгән суммадан - 20 (323,44 сум), ике балага — 50 (808,6 сум), өч һәм аннан да күбрәк икән, 70 процент (1132 сум) ташлама ясала дип ачыклык кертте төбәкнең мәгариф ведомствосы.
Фото: "Башинформ" агентлыгы.
Читайте нас: