Дәүләт җыелышы-Корылтай депутатлары киләсе пленар утырышта "Транспортка салым турында"гы Законга үзгәреш кертмәкче.
Аңа ярашлы, күпбалалы һәм инвалид бала тәрбияләүчеләр салым түләүдән тулысынча азат ителәчәк.
- Салымны аз тәэмин ителгән гаиләләр генә түләмәячәк. Кыйммәт машиналарда йөрүчеләргә бу кагылмый, - ди Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе Константин Толкачев.