Барлык яңалыклар
Җәмгыять
7 декабрь 2018, 11:26

Мәсьәләгә нокта куелмаган әле

Узган атнада җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү максатында район Мәдәният сараенда халык тыңлаулары үткәрелде. Анда көн кадагына ике мәсьәлә: Языково авылының Урал урамында су белән тәэмин итү челтәрләрен планлаштыру проектларын тикшерү һәм терлекчелек калдыкларын эшкәртү, утильләштерү буенча завод төзү – куелган иде.

Әгәр беренчесе буенча җыелучыларга барысы да яхшы аңлаешлы булса, икенче мәсьәлә – утильләштерү заводы төзелеше кызу бәхәс тудырды.

Төрле чыганаклардан дөрес булмаган мәгълүматлар алган кешеләр моңа каршы булуын белдерде. Бик күпләрнең чыгышы тыңланды, ачыклануынча, алар иң беренче чиратта заводның биредә яшәүчеләр сәламәтлегенә зыян китерүеннән курка. Шик-шөбһәләрне тарату һәм благоварлыларга дөрес мәгълүмат бирү өчен инвесторларның вәкиле Рафаэль Таһиров килгән иде, ул проект турында җентекле сөйләде һәм видеофайллар ярдәмендә заводта планлаштырылган бөтен эш процессын ачык күрсәтте.

Аның сүзләренә караганда, барлык санитар-эпидемиологик таләпләрне үтәп, халык сәламәтлегенә зыян китерми торган заманча эшкәртү комплексы төзү планлаштырыла. Моның өчен федераль трассадан ерак булмаган урын – Коб-Покровка авылыннан көнчыгышка бер километр арадагы мәйданчык сайланган. Анда эшкәртелгән һәм утильләштерелгән калдыклардан азык өстәмәләре җитештерү өчен ит-сөяк оны алыначак. Бер ис тә булмаячак, чөнки җиһаз иснең атмосферага эләгүен тоткарлаучы торбаүткәргечләр системасына тоташтырылган. Заводта 118 эш урыны булдырырга планлаштырыла, хезмәт хакы 38,5 мең сумнан артык булачак.

Халык тыңлаулары барышында завод төзелешен торак пунктлардан ераграк урынга күчерү тәкъдиме яңгырады.

Очрашуда җыелучыларның бөтен тәкъдимнәре һәм шик-шөбһәләре исәпкә алынды. Районның, Языково авыл биләмәсенең депутатлар корпусы, шулай ук активистлар биредә ишеткәннәрен җентекле өйрәнгәннән, бөтен

плюс-минусларны “үлчәүгә салганнан” соң гына мәсьәләгә нокта куелачак.

Ирина МАКСИМОВА.
Читайте нас: