Барлык яңалыклар
Җәмгыять
7 декабрь 2018, 11:20

Кечкенә благоварлылар “Балалар модасы подиумы” бөтенрусия фестивалендә катнашты

23 ноябрьдә Уфага Русиянең эре шәһәрләреннән кечкенә фотомодельләр җыелды. Алар белән беррәттән фестивальдә безнең район модельләре — Сабина Хәбибуллина, Арсений Габделгалимов һәм Виктория Дмитриева да үзен күрсәтте.

Конкурс финалына үткән 60 катнашучы арасында безнекеләр иң яхшылар исәбендә булды. Сабина Хәбибуллина — беренче, Арсений Габделгалимов икенче урынга лаек булды. Балаларны бу зур конкурска әзерләү белән Туризм, туган якны өйрәнү һәм экскурсияләр үзәге өстәмә белем бирү педагогы Лилия Гыйльманова шөгыльләнгән.

Арсений конкурста катнашучы иң кечкенәләрнең берсе булды, аңа күптән түгел нибары 4 яшь тулган. Аның мөлаемлылыгы, инсафлылыгы составында билгеле шәхесләр булган компетентлы жюрига бик ошады. Арсений үзе мондый конкурста беренчегә катнаша һәм тәүге җиңүе белән бик горурлана.

Сабина Хәбибуллина һәм Виктория Дмитриева — Языково башлангыч мәктәбе укучылары. Кызлар матур киенергә һәм фотога төшәргә ярата, шуңа әлеге фотоконкурста катнашырга булган. Аларга карап, иң матур кызлар безнең районда яши, дип тулы ышаныч белән әйтергә мөмкин.

Җиңүчеләргә истәлекле бүләкләр тапшырдылар һәм һәркайсын БСТ телеканалының балалар күңел ачу программасында катнашырга чакырдылар.

Ирина МАКСИМОВА.
Читайте нас: