Барлык яңалыклар
Җәмгыять
7 декабрь 2018, 11:39

Ипотеканы түләми торсаң да була

Русия Үзәк банкы авыр хәлдә калган гражданнарга ипотека буенча түләүләрне вакытлыча кичектереп торырга рөхсәт итәргә тәкъдим итте.

Мондый мөмкинлек белән эшен югалтканнар һәм вакытлыча хезмәткә яраксызлар бер тапкыр (әлегә) файдалана алачак.
Банк моннан берни дә югалтмый, ипотека вакыты гына сузылачак, ә Үзәк банк кредитны срогы чыккан дигән категориягә кертмәячәк.
Моннан тыш, әле ипотеканы реструктуризацияләү турында закон проекты турында фикер алышулар бара. Аның буенча, заемщик авыр тормыш хәлендә калган очракта, айлык түләүләр алты айга кадәр 50 процентка киметелә алачак. Мондый мөмкинлектән биш-җиде елга бер тапкыр файдалану мөмкин булачак.
Фото: fotohomka.ru
Читайте нас: