Барлык яңалыклар
Җәмгыять
7 декабрь 2018, 11:42

Дөньядагы иң абруйлы 50 гүзәл затның берсе Уфада туган

Эльвира Нәбиуллина - Forbes журналында дөнья күргән дөньяви абруйга ия хатын-кызлар исемлегендә.

Русия Үзәк банкы рәисе биредә Германия канцлеры Ангела Меркель, Англия премьер-министры Тереза Мэй, Халыкара валюта фонды башлыгы Кристин Лагард һәм башка гүзәл затлар белән бер дәрәҗәгә күтәрелгән.
Ул Уфада гади татар гаиләсендә туып-үскән. Әтисе Сәхибзадә Сәетзадә улы - шофер, әнисе Зөләйха Хәмәтнур кызы приборлар төзү заводында аппартчы булып эшләгәнлектән, Эльвира һәм аның бертуганы Ирекне күбрәк дәү әнисе тәрбияләгән.
Башкаланың 31нче мәктәбен уңышлы тәмамлап, Эльвира М. Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университетының икътисад факультетына укырга керә. Аны да уңышлы тәмамлагач, аспирантурада укый, соңыннан ул үз белгечлеге өлкәсендә иң югары карьера баскычына менә һәм бөтен дөньяда танылу ала.
Фото: "Татары мира" сайтыннан алынды
Читайте нас: