Барлык яңалыклар
Җәмгыять
7 декабрь 2018, 12:04

Безнең бурыч — аларга ярдәм итү

Волонтерлар көне уңаеннан Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров социаль челтәрләрдәге үзенең шәхси битләрендә “үзләрен кызганмый, башкалар өчен яшәгән” кешеләр турында сөйләде.

— Башкортстанда олы йөрәкле кешеләр күп. Реналь Хәбиров кечкенә булуына карамастан, урамдагы чүп-чар белән көрәшә һәм юл хәрәкәтен оештыру турында хәстәрлек күрә. Рөстәм Нәбиев үз үрнәгендә ничек яшәү һәм авырлыкларны җиңү серләрен уртаклаша. Аида Баһаветдинова хайваннар турында кайгырта. Руслан Хәбировның 18 яше дә тулмаган әле, ә ул югалган балаларны эзләү белән шөгыльләнә һәм Нуриман, Иглин районнарына караган “Балаларны эзләү” оешмасына җитәкчелек итә. Алена Алиева Караидел районында хат ташучы булып эшли. Ул һава торышының нинди булуына карамастан, эшен төгәл башкара һәм пенсионерларга кулыннан килгәнчә ярдәм итә. Андый кешеләр күп, алар үзләрен кызганмый, башкалар өчен яши. Безнең бурыч — аларга ярдәм итү. Без моны мотлак һәм эзмә-эзлекле башкарачакбыз, — дип яза төбәк җитәкчесе.
Мәгълүм булуынча, Башкортстан волонтерлары Русиядә Волонтерлар елы йомгаклары буенча иң яхшы өч төбәк исәбенә керде.
Читайте нас: