Барлык яңалыклар
Җәмгыять
7 декабрь 2018, 11:45

БДИны 135 меңгә “эшләп” бирмәкче булган

Нефтекамада 50 яшьлек укытучыны хөкем иттеләр.

Нефтекама шәһәр суды 50 яшьлек хатынга “мошенничество” статьясы буенча ачылган җинаять эшенә карата карар чыгарды.
Прокуратураның матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, агымдагы елның маенда элекке укытучы танышының Уфа мәктәпләренең берсендә укып йөрүче кызына БДИ тапшырганда югары баллар алырга ярдәм итәчәген ышандырган. Укытучы Мәгариф министрлыгында танышлары барлыгы белән мактанган. Ярдәме өчен ул укучының әнисеннән 135 мең сум акча алган.
Чынлыкта исә гаепләнүче имтихан барышына берничек тә йогынты ясый алмаган.
Элек тә хөкем ителгән булуын исәпкә алып, суд аны 3 ел да 4 айга иркеннән мәхрүм итте.
Фото: Мәгариф министрлыгы сайтыннан
Читайте нас: