Барлык яңалыклар
Җәмгыять
7 декабрь 2018, 12:03

Алданган дольщиклар фатирларга күчәчәк

Ел ахырына кадәр республикада проблемалы өч торак йорт файдалануга тапшырылачак. Бу турыда Төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт комитетында хәбәр иттеләр.

Болар — Уфа районының “Яңа Булгаково” торак комплексындагы ике күпфатирлы йорт һәм Дим районының “Серебряный ручей” торак комплексындагы бер йорт. Әлеге вакытта анда төзелеш-монтажлау эшләре тәмамлана. Яңа йортларга 199 гаилә күчәчәк дип көтелә.
Киләсе елда планга — проблемалы 47 йорт төзелешен тәмамлау, бу 3454 гаиләне торак белән тәэмин итүгә булышачак. Ун объект буенча мәсьәлә башка йортларда фатир бирү юлы белән хәл ителәчәк. Бу “Миловка паркы” торак комплексының 4нче һәм 11нче кварталларында йорт сатып алган, шулай ук “Стройпроектцентр” һәм “Башстрой” җәмгыятьләре төзүчеләреннән зыян күргән гражданнарга кагыла.
Мәгълүм булуынча, алданган дольщиклар проблемалары буенча октябрьдә үткән киңәшмәдә төбәк җитәкчесе Радий Хәбиров төзелештә өлешләтә катнашучы проблемалы һәр объект буенча эш планы төзергә кушты. Узган атнадагы “Төзелеш сәгате”ндә әлеге юнәлештә эшләүче комитет яңартылган “Юл картасын”, шулай ук барлык объектлар буенча финанс схемаларын тәкъдим итте.
Читайте нас: