Барлык яңалыклар
Җәмгыять
6 декабрь 2018, 14:18

Таныш булыгыз: Такчурада тәүге модульле ФАП

Такчура авылында модульле фельдшер -акушер пункты урнаштырылды.

Биредә әле эчке бизәү эшләре бара. Аларны тәмамлау белән тиешле медицина җиаһзы алып кайтып урнаштырачаклар.

— Фелдьшер-акушер пункты барлык стандартларга һәм санитар нормаларга тулысынча җавап бирәчәк. Анда халыкка сыйфатлы тәүге медицина ярдәме күрсәтү өчен бөтен шартлар да тудырылачак, — дип хәбәр итә Языково үзәк район дәваханәсе баш табибы Марат Вәлиев. Тиздән яңа ФАП авылда яшәүчеләр өчен ишекләрен ачачак.

Айсылу ХӘСӘНОВА.

С.Константинов фотосы.


Тулырак мәгълүмат гәзитнең киләсе саннарында.
Читайте нас: