Барлык яңалыклар
Җәмгыять
6 декабрь 2018, 14:31

Чыршылар сатуга чыгарылды

Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан "Уфа урман хуҗалыгы" ДАУ оешмасының Благвоар участогы 300дән артык чыршы әзерләгән.

Алар традицион урыннарда, бер данәсе 350 сумга сатылачак. "Яшел купшыкайны" урманнан законсыз кисү өчен штраф күләме: физик берәмлекләр өчен 3 мең сумнан 4 мең сумга кадәр, шуңа өстәп, матди зыянны каплау. Шул ук вакытта, штраф күләме киселгән агачның нинди диаметрда булуына,кайсы категориягә караганлыгына бәйле булачак, ягъни иң түбән штраф — 3859 сум, иң югарасы 8060 сум.
Читайте нас: