Барлык яңалыклар
Җәмгыять
5 декабрь 2018, 16:25

Ә ул бозлы суга ташланган...

Баймакта яшәүче 41 яшьлек Рита Амантаева 7 яшьлек малайның гомерен саклап калган.

Баймакта 10 ноябрьдә җиде яшьлек малай бозлы суга чума һәм бата башлый. Аны беренчеләрдән булып мәктәптән кайтып килүче кыз күрә һәм ярдәмгә чакырып кычкыра башлый. Ләкин үтеп баручылар аңа ышанмый, юлларын дәвам итә.
Нишләргә дә белмәгән кыз иң якын беренче йортка йөгереп керә. Анда урындагы шәфкать туташы Рита Амантаева яшәгән була. Хатын бу хакта ишетү белән ярдәмгә ашыга: бозлы суга чумып, баланы тартып чыгара һәм аңа ясалма сулыш ясый. Сабый тиз арада реанимациягә озатыла.
Өч бала әнисе, күптән түгел үзе дә операция кичергән Рита Амантаевага әфарин! Әгәр дә ул ярдәмгә ташланмаган булса, малайның гомере шул мизгелдә өзелгән булыр иде...
Фото: Pixabay.com
Читайте нас: