Хокук белеме буенча Гомумрусия диктанты республикабызда 28 мәйданчыкта үтәчәк. Алар Уфа, Белорет, Стәрлетамак, Сибай, Салават шәһәрләрендә урнашкан.
- Диктант мәктәпләрдә, колледжларда һәм хокук буенча белем бирүче башка дәүләт учреждениеләрендә оештырыла. Былтыргы белән чагыштырганда, мәйданчыклар саны быел ике тапкыр күбрәк, - диде Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе Константин Толкачев.
Диктантлар язу 3-10 декабрьдә үткәрелә.