Барлык яңалыклар
Җәмгыять
5 декабрь 2018, 16:27

Порошенко акрынлап эчүгә сабышамы?..

Эчкән гаилә башлыгы якыннары өчен кайгы булса, эчкән ил башлыгы - ил өчен һәлакәт.

Русиялеләргә бу хакта яхшы билгеле. Тиздән Украинаны да шундый хәл көтә, ахры.
Шушы көннәрдә Петр Порошенко югары тизлектәге Киев - Борисполь поездын җибәрү тантанасында катнашты. Украина аэроэкспрессы икенче көнне үк юлда ватылып көлкегә калды, әлбәттә, ләкин сүз әле ул хакта түгел.
Петр Порошенконың әлеге чарада ясаган чыгышы шул вакытта аның нинди хәлдә булуына шик калдырмый. “Ул соңгы вакытта, чыннан да, гел исерек килеш чыгыш ясый”, — ди СБУның элекке спикеры Станислав Речинский.
Бүгенге Украинаның проблемалары бик авырлык белән генә хәл ителә ала, ләкин спиртлы эчемлекләрне даими кулланган башлык аны тагы да катлауландырырга гына мөмкин.
Фото: АиФ
Читайте нас: