Барлык яңалыклар
Җәмгыять
5 декабрь 2018, 11:09

Филармониядә сәхнә җимерелгән

Бүген 14:00 сәгатьләр тирәсендә Хөсәен Әхмәтов исемендәге Башкортстан дәүләт филармониясендә гадәттән тыш хәл булды.

Сәхнәгә балка җимерелеп килеп төшү нәтиҗәсендә дүрт хезмәткәр зыян күргән.
Ике кеше Уфаның 22нче хастаханәсенә озатылган һәм, ярдәм күрсәткәннән соң, өйләренә кайтарып җибәрелгән. Тагын икесе дәваханәгә барудан баш тарткан.
– Барысы да репетицияләр вакытында зур залда узды. Габдулла Солтанов концертына әзерләнүче хор артистлары зыян күрде. Җитди имгәнүләр юк. Репетиция шунда ук дәвам итте, - диде "Башинформ" агентлыгы хәбәрчесенә филармония хезмәткәре.
Фото: Башинформ агентлыгы
Читайте нас: