Барлык яңалыклар
Җәмгыять
5 декабрь 2018, 14:23

Баеганыңны сиздеңме?

Уфада хезмәт хаклары арткан, ди, бит! Узган елдагы белән чагыштырганда, 8,2 процентка. Бүген башкалада уртача хезмәт хакы — 42,3 мең сум.

Ә Русия буенча уртача бу сан 39,1 мең сум тәшкил итә. Бу - “Башкортостанстат” мәгълүматлары буенча.
Ә асылда хәлләр алай ук шәп түгел.
Күптән түгел РИА “Новости” илдә уртача хезмәт хаклары дәрәҗәсе турында тикшеренү нәтиҗәләрен бастырып чыгарды. Аларга ярашлы, ил буенча уртача эш хакы - 26,9 мең сум. Русиядә 85 төбәкнең 17се генә шушы суммадан югарырак акча ала. Нигездә, Себердә эшләүчеләр һәм яшәүчеләр.
Башкортстан бу исемлектә 37нче булып тора. Республика халкының яртысы аена 14-34 мең сум акча эшли. Ике процентка якын кеше 15 мең сумнан кимрәк ала.
Уфа белән республика арасы шулкадәр тирәнәйде микәнни?
Фото: Газета.р
Читайте нас: