Барлык яңалыклар
Җәмгыять
4 декабрь 2018, 14:11

“Яңа елда туйганчы ашагыз!”

Русия Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш диетологы Виктор Тутельян, русиялеләргә Яңа ел төнендә ашау-эчүне чикләргә кирәкми, дип белдерде.

Диетолог сүзләренә караганда, әгәр кешенең авырулары булмаса, ул үзенә теләсә нинди ризык рөхсәт итә ала.
"Яңа ел өстәле гомерлеккә яисә, һәрхәлдә, бер елга истә калсын... Бу – өметләр вакыты, шуңа күрә барысы да матур, бәйрәмчә, тәмле һәм мул булырга тиеш», — диде Тутельян.
Баш диетолог шуны да билгеләп үтте: шул ук вакытта алкоголь куллануны чикләргә кирәк.
Фото: https://www.gazeta.ru/social/news/2018/12/04/n_12370117.shtml?updated
Читайте нас: