Барлык яңалыклар
Җәмгыять
4 декабрь 2018, 13:24

Табибларны авылга ничек кайтарырга?

Бүген Хөкүмәт киңәшмәсендә сәламәтлек саклау министры урынбасары Юлия Кофанова урыннарга медицина кадрларын җәлеп итү буенча башкарылган эшләр турында бәян итте.

Әлеге вакытта медицина университетында авыл районнарыннан 4005 студент укый. Шуларның 1005е, укуларын тәмамлагач, авылга эшкә кайтырга тиеш. Аларны җәлеп итү өчен төрле пособиеләр, түләүсез торак бирү һәм башка ысуллар кулланыла.
— Хакимият башлыклары студентлары белән бәйләнеш булдырырга, аларга укыганда ук ярдәм итә башларга тиеш. Район стипендиясе булдыру, аларның торагына түләү кебек чаралар максатка ярашлы булачак. Без сезнең бу чагымнарыгызны республика бюджетыннан компенсацияләячәкбез. Безгә иң мөһиме - авылларга, район үзәкләренә белгечләрне кайтару, — диде республика җитәкчесе Радий Хәбиров.
Ул, шулай ук, медицина университеты җитәкчелегенә студентлар кабул иткәндә игътибарлырак булырга кушты. Сер түгел, мәктәп тәмамлаучыларның кайберләре медицинага ата-анасы династиясен дәвам итәр өчен яисә абруйлы диплом алырга гына килә. Укуны тәмамлагач исә башка юлдан китә.
Радий Хәбиров бу җәһәттән медицина училищеларын тәмамлаучылар белән тыгызрак эшләргә өндәде. Бу кешеләр тыйнаграк, карьераларын санитар булып башлый, бай гаиләләрдә үсмәгән. Алар көйсезләнмәячәк, университетка керәчәк, укыячак һәм авылларына эшкә дә кайтачак. Укыганда тоемлы ярдәм күрсәтелсә - бигрәк тә. Югыйсә, нәрсә күрәбез: уку йортын ел саен меңнән артык кеше тәмамлый һәм әллә кая булалар. Әле авыл районнарында 79 ординатор практика үтә, ә аларның саны 1500 булырга тиеш.
“Шул ук вакытта табиб һөнәренең абруен күтәрергә, яхшы табиблар турында сөйләргә дә онытмагыз”, — диде Радий Фәрит улы һәм Яңа ел алдыннан бу хезмәт ияләрен бүләкләячәген белдерде.
Фото: Газета.ру
Читайте нас: