Барлык яңалыклар
Җәмгыять
4 декабрь 2018, 14:03

Сүнә күрмә, зәңгәр экран!

Санлы һәм аналоглы телевидениене телевизорга ничек тоташтырырга ?

15 ноябрьдә Русия Хөкүмәте Премьер-министры Дмитрий Медведев аналоглы телевидениене этаплап гамәлдән чыгару турында игълан итте. Ул 2019 елның февралендә башланып, ярты ел дәвам итәчәк. Нәтиҗәдә, 20 телеканалны санлы форматта бушлай карап булачак.
«Аналог» телеканалларын карау өчен приставка тоташтыргычын (RF OUT) телевизор тоташтыргычы (ANT IN) белән өстәмә антенна кабеле ярдәмендә ялгарга кирәк.
Шуннан соң пульт ярдәмендә телесигналны «аналог» форматын (TV) кабул итү режимына көйләгез. Пульт белән SOURCE яки INPUT төймәләре ярдәмендә санлы телеканалларны эзләп табарга мөмкин.
Эфирда кабат пәйда булган телеканалларны, шул исәптән РТРС-2нең икенче пакеты каналларын, кабул итү өчен аларны пульт ярдәмендә яңадан табарга кирәк.
Фото: BNEWS сайтыннан
Читайте нас: