Барлык яңалыклар
Җәмгыять
4 декабрь 2018, 16:54

Николай Валуев ярдәм кулы сузган

Башкортстанда яшәүче хатын-кызлар Мәскәүдә күңелсез хәлгә тарыган.Популяр сайт аша эш табып, 30-35 яшьлек берничә хатын-кыз Мәскәүнең бер складына эшкә урнаша. Кадрлар хезмәте күрсәтүче «Голден Энерджи» фирмасы алар белән 45 көнгә хезмәт килешүе төзегән.

Әмма килешү вакыты тәмамланганнан соң, хатын-кызларга вәгъдә ителгән хезмәт хакын түләмәгәннәр. Моннан тыш, аларны төнлә сак астында яшәгән тулай торактан урамга куып чыгарганнар.

Зыян күргәннәр арасында Стәрлетамак, Бәләбәй, Уфа, Благовар һәм Әлшәй районнары хатын-кызлары бар. Шуларның берсе — Алена Гаделшина комплектовщик булып эшләгән. 57 көн хезмәте өчен нибары җиде мең сум акча алган. Килешүгә ярашлы, фирманың аңа 66,5 мең сум бурычы бар.

“Башкортстаннан 10 кеше идек, калган 20се – башка төбәкләрдән. Тулы вахта эшләгән алты кеше акча алалмады. Без, бүген булмаса, иртәгә түләрләр дип, эшләвебезне белдек, ә соңыннан интернетта фирма эшчәнлеген туктаткан дигән язмага тап булдык. Гәрчә мәгълүм фирмага эшкә кабул итү турында игъланнар булса да. Түләү мәсьәләсен күтәргәч, охрана безгә җыенырга ярты сәгать вакыт бирде һәм гомум торактан урамга куып чыгарды”, — дип сөйләгән ул “Башинформ” агентлыгына.

Хатын Русия Президенты Хакимиятенә шалтырата, анда аңа Башкортстан Республикасының Тулы вәкаләтле вәкиллегенә мөрәҗәгать итәргә киңәш итәләр.

“Чемоданнар һәм әйберләр белән биш хатын-кыз вәкиллеккә килде һәм безгә ярдәм сорап мөрәҗәгать итте, — дип хәбәр итте Башкортстан вәкиллегенең җәмәгатьчелек һәм якташлар белән элемтәләр бүлеге башлыгы Азат Гафуров. — Без аларга вакытлыча урнашырга булыштык һәм депутатларга ярдәм сорап мөрәҗәгать итәргә киңәш иттек”.

Бу көнне Дәүләт Думасы депутаты, танылган Русия боксчысы Николай Валуев кабул иткән булган. Ул фирмага шалтыратып, акча түләүне таләп иткән. Аның катнашуыннан соң, фирма хатын-кызларга эш хакын җомга көнне түләргә вәгъдә иткән.

Ул арада интернет мәгълүм ҖЧҖнең Русиянең башка төбәкләреннән бик күпләрне алдарга өлгерүе турында язмалар белән тулган. Фирма җитәкчесенең кесә телефоны сүнгән.

“Мәскәүгә барганда кайда эшләячәгебез билгеле түгел иде. Эшләүчеләрне менеджерлар җыя һәм урнаштыра, — ди Алена. — Безнең проблеманы игътибарсыз калдырмаганнары өчен зур рәхмәт, бигрәк тә безнең вәкиллек хезмәткәрләренә”.

Якташларыбыз үзләренә тиешле акчаны алачакларына ышана.

“Башинформ” МА.
Читайте нас: