Барлык яңалыклар
Җәмгыять
4 декабрь 2018, 19:52

Металлургия комбинатында — яңа җитештерү!

Белорет металлургия комбинаты бүген корыч трослар импортын алмаштыручы яңа җитештерү башлап җибәрде. Аны ачу тантанасында Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров катнашты.

Бу трослар нефть чыгару тармакларында, шулай ук күпер һәм суднолар төзелешендә чит ил аналогларын алыштырырга тиеш. Проектның бәясе 511 миллион сумнан артык тәшкил иткән.
2016 елда комбинат Русиянең Сәнәгатьне үстерү фондыннан 255 миллион сумнан артык ташламалы заем алган, калган сумма – комбинатның үз акчалары. Проект 60тан артык яңа эш урыны булдырырга мөмкинлек бирде.
Яңа предприятие хезмәткәрләре сүзләренә караганда, яңа производствода уртача хезмәт хакы 40 мең сумнан артып китәчәк. Яңа җайланмада эшләү өчен хезмәткәрләр квалификация күтәрү курслары үткән.
Предприятиенең музеенда экскурсия вакытында төбәк җитәкчесе Радий Хәбировны комбинатның тарихы белән таныштырдылар. Комбинатның продукциясе төрле тармакларда, шул исәптән радиоэлектроника өлкәсендә дә, кулланыла.
– Безнең илдә һәм республикада эре сәнәгать предприятиеләре яисә цехлар сирәк ачыла. Бу - безнең өчен зур һәм шатлыклы вакыйга. Проект Русиянең Сәнәгатьне үстерү фонды тарафыннан хупланды, шуңа күрә тормышка ашырылган бу проект – бик сирәкләрнең берсе. Бүген безнең хезмәттәшләребез комбинат белән берлектә аны үстерү буенча 1 миллиард сумнан артык бәяле проект әзерлиләр. Бу җитештерүне модернизацияләү һәм иң яхшы технологияләргә күчү генә түгел, ә яңа эш урыннары, хезмәт хакын арттыру, социаль статусны яхшырту һәм тулаем республика икътисадының тотрыклылыгын ныгыту, – диде Радий Хәбиров.
Яңа корылманың еллык җитештерүчәнлеге – 15 мең тонна. Аны эшләтеп җибәрү 68 эш урыны булдырырга мөмкинлек биргән.
Фото: Башинформ агентлыгы
Читайте нас: