Барлык яңалыклар
Җәмгыять
4 декабрь 2018, 17:06

Мәсьәләләр һәм аларны хәл итү юллары билгеләнде

22 ноябрьдә БР Дәүләт Җыелышы-Корылтай депутатлары А.Р.Локманов белән Р.Ә.Әхтәмов гражданнарны кабул итте. Китапханә бинасында үткән кабул итүләрдә катнашкан саен, эх, шунда төрле дәрәҗә депутатларның берәрсе искереп беткән идәнне күрсен иде дә, мәдәният хезмәткәрләренең мөрәҗәгатен көтмичә, үзе ярдәм тәкъдим итсен иде, дип уйлап куям. Тик, ни кызганыч, минем уйларымны укучы табылмады, бу юлы да кабул итү шул ук шартларда үтте...

Депутатларга мөрәҗәгать иткән 10 кеше гамәлдә матди планга кагылышлы мәсьәләләре белән килгән иде. Гаделлек хакына билгеләп үтик, ярдәм сорап килүчеләргә реаль ярдәм күрсәтелә, моны Первомайскийда яшәүчеләр мисалында исбат итәргә мөмкин. Авыл биләмәсе башлыгы З.Э.Мозговаяның депутат А.Локмановка мөрәҗәгать итүе аркасында балалар бакчасының җылыту системасын ремонтлау өчен акча бүленде. Ә хәзер авыл биләмәсе башлыгы хәвефсез шартларда эшләүне тәэмин итү өчен ОАГВ сорый.

Шулай ук район Мәдәният сарае, Үзәк китапханә, Бүздәк авыл хуҗалыгы колледжы, Благовар мәгълүмат үзәге, Туган якны өйрәнү һәм туризм үзәге, сәнгать мәктәбе җитәкчеләренең мөрәҗәгатьләре сызык өстенә алынды.

Мәгариф һәм мәдәният өлкәсе, матбугат, балалар ялы, сүз дә юк, авыл җирендә яшәүчеләрнең социаль хәленә йогынты ясый торган юнәлешләр. Шуңа сайлаучылар үзләре тавыш биргән халык сайланучыларының ярдәменә өмет итә. Чөнки сыйфатлы аппаратура кулланылган концертка йөрү; китап фонды бай булган китап патшалыгында үзеңә кирәкле әдәбиятны табу; тиешле спорт инвентаре булган залларда яраткан спорт төре белән шөгыльләнү үзе ни тора! Шулай ук учреждениенең үз автобусы булып, төрле музыкаль конкурсларда катнашып сәләтләреңне күрсәтү, эре авыл хуҗалыгы компанияләре – инвесторлар белән үзара бәйләнеш булдырып, алар яздырып укыган районка битләрендә мәгълүм предприятиеләрнең эшчәнлеген киң яктырту да никадәр мөһим.

Мирный авылының яңа урамнарында яшәүчеләр күмәкләп килгәннәр. Аларга йортларына газ үткәрүдә ярдәм кирәк. Депутатлар мәгълүм мәсьәләне хәл кылу өчен байтак вакыт таләп ителәчәк, дип җавапладылар, шулай да “бозны урыныннан кузгатырга” вәгъдә иттеләр.

Борис Михайлович Лынник иҗтимагый характердагы мәсьәләләрне күтәрде: “Сугыш чоры балалары” медаленә дәүләт статусы бирү, чүп түгүне оештыру. Аның сөйләгәннәрен тыңлавы рәхәт, ул шундый нигезле дәлилләр, мисаллар китерә, гадәти булмаган акыл зирәклеге күрсәтә ки, аның тормышны яратуына, киләчәккә зур өмет-ышанычлар белән каравына тагын бер сокланып куясың. Ул тирә-юньдә барган бер генә хәл-вакыйгага да тыныч кына карый алмый, актив тормыш позициясе алып баручы буларак, кече туган иленең чын патриоты, Ватанының тугры гражданины булып кала. Шуңа “Бердәм Русия” депутатлары да ул күтәргән көнүзәк темалар, бигрәк тә “Сугыш чоры балалары” медаленә кагылышлысы белән якыннанрак танышырга һәм, кирәк булса, тиешле закон кабул итү башлангычы белән чыгарга вәгъдә итте.

Эльвира ХӘСӘНОВА.

С.Константинов фотосы.
Читайте нас: